"Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре мәгълүмати очрашу оештырдылар

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә «Ышаныч» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сугыш ветераннары өчен мәгълүмати очрашу үткәрде.

Очрашуда катнашучылар үзәге эшчәнлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары һәм тәртибе, түләүсез социаль хезмәт алуга ташламалы гражданнар исемлеге белән таныштылар.

Юрисконсульт “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Алга таба катнашучыларга буклетлар һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International