Казан шәһәренең комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Казан шәһәр Думасы депутатларын, Казан шәһәре Мэриясе, Бердәм Россия» сәяси партиясе, «Mary Cay» косметика компаниясе ярдәме белән «Жизнь без границ!» исеме астында чара үткәрде. Анда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 25 хатын-кыз катнашты.
Чараның максаты – хатын-кызлар арасында үзенә һәм үз көчләренә ышаныч формалаштыру.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Яңа Савин районы «Бердәм Россия» сәяси партиясе беренчел бүлекчәсе җитәкчесе Марина Горева катнашты.
Үз уңыш серләре белән Mary Cay компаниясе өлкән лидеры Гөлнара Ислямова, «I-Talia» (Айталия) тегү һәм дизайн мәктәп директоры Энҗе Зәкиева уртаклашты. Кондитер продукциясе дизайнер-оформителе Ләйсән Фиразутдинова мастер-класс үткәрде.