Узган җомга, 15 декабрь көнне Әлмәт мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр белән киңәшмә уздырды.
Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов киңәшмәдә катнашучыларга 2018 елга Әлмәт муниципаль районы эш бирүчеләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен 81 квота билгеләнгән турында сөйләде.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре эш урыннары квоталау һәм резервлау турында сөйләделәр.
Һәр эш бирүчегә мәгълүмати материал тәкъдим ителде.