2017 нче елның 12 нче декабрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучылар өчен чара үткәрде. Чарада 29 чикләнгән инвалид катнашты.
Чараның максаты гражданнарның актив тормыш позициясен үстерү, үз ватаннары белән горурлану, хөрмәт, үз хокукларын һәм бурычларын белү иде.
Китапханәче слайд– презентация ярдәмендә катнашучыларны Россия Федерациясе Конституциясенең төп нигезләмәләре белән таныштырды һәм викторина үткәрде, анда һәр катнашучы белемнәрен тикшерделәр.