"Казан" халыкара аэропорты мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең мөмкинлеген арттыру өчен эшен дәвам итә: начар күрүчеләр өчен http://kazan.aero сайтының версиясе эшләнде.
Системага сайтның рус теле контенты интеграцияләнгән. Начар күрүче пассажирларга онлайн-табло, сезонлы расписание, белешмә, шулай ук арендага тарифлар турында мәгълүмат һәм реклама урнаштыру җайлаштырылды.
Тест версиясе август аенда эшли башлады һәм хәзерге вакытта система штат режимында эшли.