Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар Декадасы кысаларында «Ачык ишекләр көне» уздырылды.
Аның кысаларында: экскурсия, декоратив – гамәли иҗат күргәзмәсе һәм "Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективы белән концерт оештырылды.
Иҗади коллектив матур һәм күңел җылылыгы номерлары белән рус һәм татар халык җырларын, совет композиторлары әсәрләрен башкардылар. Чара дустанә һәм җылы атмосферада үтте. Чарада 49 кеше катнашты.