Инвалидлар Декадасы кысаларында Биектау муниципаль районында "Йөрәктән йөрәккә" марафоны старт алды. Әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең проблемаларын игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Марафонда район предприятиеләре, оешма, учреждениеләр катнашты. Марафон дәвамында җыелган акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 9 гаиләгә тапшырылды.
Хәйрия кубы Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында урнашкан.