"Минем Есенин" рәсем конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

2017 елның 22 сентябре, җомга

Кичә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә социаль хезмәт алучылар арасында узган "Минем Есенин" балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Шунысын да әйтергә кирәк, бәйгедә катнашу өчен 13 учреждениедән 72 рәсем тәкъдим ителде.

Шулай итеп, “Природа в стихах Сергея Есенина” номинациясендә беренче урынны Лениногорск "Алый парус" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Арина Трофимова алды. Икенче урынны Минзәлә "Умырзая" үзәге карамагындагы Виктор Волченко алды. Өченче урын шушы ук учреждение тәрбияләнүчесе Виктор Арыслановка эләкте.

“Лиричный образ Сергея Есенина” номинациясендә беренче урын Казан "Солнечный" үзәге карамагындагы Динә Барышевага, икенче урын "Алый парус" үзәге карамагындагы Алина Мансуровага, өченче урын "Здравушка" үзәге карамагындагы Алина Захаровага бирелде.

“Романтизм в произведениях Сергея Есенина” номинациясендә Алабуга "Астра" реабилитация үзәге карамагындагы Регина Сыбанбаева, икенче - Юлия Осиновская ("Солнечный", Казан тернәкләндерү үзәге), өченче - Радмил Эрол (Казан шәһәре "Солнечный" тернәкләндерү үзәге) яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International