“Наз” үзәгендә спорт эстафеталары узды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 20 нчы сентябрендә “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Тормышта сәламәт яшәү дәверендә терроризм һәм экстремизмга каршы” исеме астында ярыш булып узды.

Беренче эш итеп командалар чыгышы булды. Тернәкләнүчеләр ике командага бүленеп, гади ярышлар һәм  күнелле сынаулар узды: туплар, шарлар, кыршау белән йөгереп үзара көч сынаштылар.

Уздырылган әлеге чаралар өлкәннәренең яшәү активлыгын,  мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү сыйфатын арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International