"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Кама Тамагы социаль яклау бүлегендә учреждение хезмәткәрләре "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Дмитрий Россиев белән очрашты.
Чара барышында экстремизм һәм террорчылык төшенчәләре, аның юнәлешләре каралды.
Тыңлаучылар теракт вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен учреждение хезмәткәрләренә белешмәлекләр өләшенде.