"Балкыш" приютында патриотик юнәлештәге чара үткәрелде

2017 елның 22 сентябре, җомга

"Татарстан салават күпере" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә "Татар халык гореф-гадәтләре - бала туу йолалары" дип аталган видео-презентация күрсәтелде.

"Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Аларның күбесе - гадәти булмаган һәм кызыклы. Күршеләреңнең дә гореф-гадәтләрен белергә кирәк", - дип өстәде тәрбиячесе Алсу Шиһапова.

Мондый чаралар балаларда үз иле өчен горурлану һәм патриотлык хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International