Бөгелмәдә "Агрокласс" һөнәри юнәлеш бирүче проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2017 елның 22 сентябре, җомга

20 сентябрьдә Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла торган "Агрокласс" һөнәри юнәлеш бирүче проектын тормышка ашыру башланды.

Проектның төп бурычы – балалар бакчаыы һәм мәктәп укучыларын хезмәт гыйбарәте белән таныштыру торды.

Беренче этапта проектны оештыручылар шәһәр һәм районнардан педагоглар өчен семинар-трениглар үткәрде. Проектның әһәмияте һәм аның үсеше турында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльвера Резванова үзенең чыгышында сөйләде.

Аннары "Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе" директоры Илмира Сабирҗанова тыңлаучыларны киләчәккә планнар чараларын гамәлгә ашыру һәм аларны уздыру вакыты белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International