Әлмәттә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2017 елның 22 сентябре, җомга

Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 3 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты: "Таттелеком", “БлескСервис Альметьевск” һәм АНО "РАРК".

Ярминкәгә килүчеләргә автомобиль йөртүчесе, бораулау җайланмасы машинисты, электромонтер, маляр, грузчик, урам себерүче кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 43 кеше булды, шуларның 10сы вакантлы урыннарга чакыру алды. Шулай ук 16 граждан өйрәтү курсларында укыту үтәргә теләк белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International