Биектау "Өмет" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә Өлкәннәр көненә багышланган "Дары осени" дип исемләнгән конкурс уздырыла.
Әлеге чараның төп максаты булып ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучыларны яшелчәләр белән тәэмин итү тора.
Шунысын да әйтергә кирәк, 23 сентябрьдә "Биектау" спорт комплексы территориясендә еллык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Өлкәннәр, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен авыл хуҗалыгы продукциясен өйләренә алып кайтып бирер өчен "социаль такси" эше оештырылачак.