"Көзге игелек атнасы" кысаларында Түбән Кама балалар театры "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә "Өч аю" әкияти тамашасын күрсәтте.
"Безнең тәрбияләнүчеләр матур әкияти тамаша карап кына калмады, алар үзенчәлекле дәрес алды. Спектакльдән соң без балалар тагын бер тапкыр кат өйдән берүзенңә китәргә ярамаганлыгы турында сөйләштек”, дип сөйли тәрбияче Антонина Иванова.