"Луч" клубы белгечләре "Аеклык" Төбәк хәйрия иҗтимагый фонды президенты Сергей Коновалов җитәкчелегендә үзенә кунакка "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрне чакырды.
Чара барышында балаларга тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр, мультфильм күрсәттеләр.
"Тәмәке тартуны профилактикалау балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә мөһим бурыч булып тора. Безнең тәрбияләнүчеләр күп сораулар бирде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга сүз бирде”, – дип сөйли приют белгечләре.