Казан шәһәре (Мәскәү районы) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы социаль адаптациядә авырлыклары булган 11-14 яшьлек балалар һәм аларның ата-аналары белән ачык дәрес үткәрде.
Дәрестә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары, администрация вәкилләре һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге вәкилләре катнашты.
Чараның максаты булып гаилә бердәмлеген булдыру торды.
Дәрес күнегүләрдән башланды. Биредә балигъ булмаганнарга һәм ата-аналарга бердәм төркем итеп тоярга тәкъдим ителде. Аннан соң, чарада катнашучылар видеоролик карады.