"Кояшлы шәһәр" патриотик тәрбия бирү буенча программа кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чара узды.
Дәрес мультимедиялы җиһазлар кулланып узды. Зур кызыксыну белән катнашучылар тәрбиячене тыңладылар һәм презентация карадылар.
"Рспублика һәм Түбән Кама шәһәренең дәүләт символларын өйрәнеп, безнең тәрбияләнүчеләр тарихи традицияләр белән таныша", - дип нәтиҗә ясады педагоглар.