Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр учреждениенең медицина блогында экскурсиядә булды.
Экскурсовод ролендә приютның шәфкать туташы Гүзәл Фаляхова булды. Ул балаларга кабинетлар буенча экскурсия үткәрде, аларның әһәмияте турында сөйләде.
Тәрбияче Галия Зайцева сүзләренчә, балаларга бигрәк тә процедуралар кабинеты ошады.
Экскурсиянең икенче өлеше гамәли булды: приютта тәрбияләнүчеләрне жгут куярга өйрәттеләр.
Ә чара ахырында шәфкать туташы экскурсантларны витаминнар белән сыйлды.