Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Уңган куллар" клубының практик дәресе узды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Балигъ булмаган балалар арасыгнда хокук бозуны кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече панно ясау буенча чираттагы дәресен үткәрде.

Дәрестә социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрдән, социаль адаптациядә авырлыклары булган 6 бала катнашты.

Чараның максаты булып балаларның вак моторикасын, игътибарын, иҗади күзаллавын үстерү, яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү торды.

Дәрес башында, балаларга "Чәчәкләр" дигән презентация тәкъдим ителде, аннан соң балалар "Тюльпан" панносв ясады. Ахырда, балалар үз эшләренең күргәзмәсен оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International