"Тормыш ямьле!" программасын тормышка ашыру кысаларында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбендә төркемле дәрес үткәрде.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 24 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес фикер алышу формасында узды, балигъ булмаганнар төркем белән шөгыльләнү темасына үз фикерләре белән уртаклашты.
Дәрес нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр бәйлелекне профилактикалауның төп шартлары белән танышты.