Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә балаларны Арча “Укучылар сараеның” балалары, “ XXI гасыр яшьләре” клубы активистлары, “Татарстанның варислары союзы” оешмасы белән таныштырдылар.
Бу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылды. Алар бүген шушы оешманың туган көне икәнен белде, аның девизын кабатлады. Балалар өчен хәрәкәтле уеннар үткәрделәр һәм “Йөрәк оригами” ясап мастер-класс күрсәттеләр. Оештыручылар сүзенчә, мондый чаралар балаларда мәрхәмәтлелек тәрбияли, буыннар арасында бәйләнешне сакларга ярдәм итә.