Узган җомга, 15 сентябрь көнне, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада Әлмәтне 12 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты: "Паллада" ҖЧҖ, МБУ "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы", "Акибанк", Әлмәт политехника техникумы, МБУ "Район мәдәният йорты", "Административ-хуҗалык идарәсе ӘМР", "Система-сервис" ҖЧҖ һәм башкалар.
Дәгъва кылучыларга укытучы, формовщик, уборщик, элемтә операторы, реклама буенча менеджер, администратор, каравылчы, вахтер, гардеробщик кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 67 кеше килгән, шуларның 10сы вакантлы урыннарга чакыру алды. Моннан тыш, 10 граждан өйрәтү курсларында укырга теләк белдерде.