"Экстремизмга – Юк!" Республика айлыгы кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәмкүрсәтү үзәге белгечләре актуаль әңгәмә форматында чара оештырды.
Чара тату Татарстан турында кыска метражлы фильм күрсәтү белән башланып китте. Безнең республика мәдәният, тарих, мирасны саклау үрнәге булып тора, без аны сакларга һәм үсеп килүче яшь буынга тапшырырга тиеш.
Экстремистик хәлләр, террорчылык белән көрәш турында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре сөйләде.
Чара ахырында барлык катнашучыларны да "Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларында узган рәсем һәм фотографияләр конкурсларда катнашырга чакырдылар.