Өлкән яшь - Балтач районы халкы өчен киртә түгел

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр чарада катнашты.

"Тормыш энергиясе" социаль проекты кысаларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә багышланган лекция үткәрде.

"Наз" өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина министепперда күнегүләр комплексы үткәрде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, спорт-сәламәтләндерү дәресләре профилактик әһәмияткә ия.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International