Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Әлеге чара Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-савыктыру хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
"Татарстан Кроссы – 2017" акциясенә багышланган спорт программасына кыска дистанциядә массакүләм йөгерү, (ир-атлар – 200 метр, хатын – кызлар 100 метр), туп белән уен-эстафета һәм ишегалды хәрәкәтле уеннары кертелгән.
Спорт-сәламәтләндерү чарасында 27 кеше катнашты. Чараны психолог Рәзилә Шакирова һәм дәвалау физик культурасы инструкторы Ләйсән Фәтхетдинова оештырды.