Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 173 эш эзләүче килде

2017 елның 15 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чараның максаты – шәһәр халкының эш табу мөмкинчелеген арттыру, буш эш урыннары турында мәгълүматны киңәйтү, мәшгульлек үзәге хезмәтен халыкка якынайту, аның сыйфатын күтәрү.

Ярминкәдә шәһәрнең 19 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты, шулардан ҖЧҖ “Бринэкс Группасы”, ПАҖ КАМАЗ “РИЗ”, ҖЧҖ ПСО “Сфера” Ижау шәһәре, ҖЧҖ “СпецАвтоКам”, ҖЧҖ “Заряд”, ҖЧҖ “СК Инструмент Град”.

Эш бирүчеләр барлыгы 228 вакантлы эш урыны тәкъдим итте: автомобиль йөртүче, инженер, социаль хезмәткәр, ягу миче операторы, эшләнмәләрне комплектлаучы, чистартучы, фрезерчы, слесарь-ремонтчы, белгеч, менеджер, промоутер, җыючы, штукатурчы-балта остасы, тимерче һәм башкалар.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда барлыгы 5500 буш эш урыны теркәлгән.

Ярминкәгә 173 кеше килде, шуның 28нә алга таба ярминкәнең эшендә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре ярминкәдә катнашучыларга эшне интернет-ресурсларны, шул исәптән Рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” порталын кулланып табып булганлыгын да җиткерде. Һәр катнашучыга бу порталдан куллану буенча белешмә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International