Алабуга мәктәп укучылары һөнәри юнәлеш бирүче тестлар яза

2017 елның 15 сентябре, җомга

Кичә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 10 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче тестлар язу үткәрде.

Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре укучыларга хезмәт базарындагы вәзгыять һәм кирәкле һөнәрләр турында сөйләде.

Тест язганнан соң, нәтиҗәләр буенча фикер алышу оештырылды, балаларга эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International