"Ышаныч" үзәге социаль хезмәткәрләренә социаль караклыкны профилактикалау чаралары турында сөйләделәр

2017 елның 15 сентябре, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга карата караклык гамәлләрен профилактикалау максатыннан Яр Чаллы "Ышаныч" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә узган киңәшмәдә Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Артур Муллин "Социаль караклык" темасына лекция белән чыгыш ясады.

Очрашу барышында кунак социаль хезмәткәрләргә үзеңне, үзәк карамагындагыларны җинаятьчеләрдән саклау турында сөйләде.

Социаль тармак хезмәткәрләре өчен бу мәгълүмат зур әһәмияткә ия, чөнки караклык ысуллары көннән-көн ешрак күренә. Алган белемнәрен, социаль хезмәткәрләр үзәк карамагындагыларга җиткерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International