Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр типографиядә булдылар.
Экскурсия барышында баш инженер Радик Ибраһимов типография эшенең спецификасы, газета-журналлар ясау процессы турында җентекләп сөйләде. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңлады, үз күзләре белән газеталар, журналлар, листовкалар быстырылып чыкканын күрде.