"PROFF навигатор" дигән проектны тормышка ашыру кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен предприятиеләргә экскурсияләр оештыра. Агымдагы елда 8 экскурсия оештыру планлаштырыла.
Беренчеләрдән булып экскурсиядә 1 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты, балалар Зәйнең ГРЭС һәм Шикәр заводында булдылар.
Катнашучылар Зәй ГРЭСЫ тарихы, җылылык һәм электр энергиясе булдыру белән танышты, шикәр комы җитештерүнең барлык технологик процессын үз күзләре белән күрде.
Аннан соң, инде эш белән тәэмин итү үзәге бинасында балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче тестлар язу үткәрелде.