Бөгелмә тернәкләндерү үзәге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чара узды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Аеклык көне кысаларында Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлекне саклагыз!" дигән акция узды. Чараның максаты булып яшь буын арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау торды.

Видео-фильм караганнан соң, тәрбияче Алина Гадельшина организмда, кеше холкында эчкечелек һәм тәмәкенең йогынтысы турында сөйләде.

Катнашучыларның барысы да сәламәтлек безнең үз кулыбызда дигән фикергә килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International