Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенә зур игътибар бирә.
Шулай итеп, парикмахер көне кысаларында, бер тәрбияләнүче баланың әнисе Миләүшә Мухамадеева мастер-класс үткәрде. Бүлек мөдире Наталья Нурмөхәммәтова сөйләвенчә, бу чын сәнгать дәресе булды. Мастер-класс барышында балалар үзенә төрле прическалар ясап карый алды.