"Экстремизмга - юк" айлык кысаларында Аксубай “Наз” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларга профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.
Үзәк белгечләре мәгълүмат стенды ясады, "Бесланга Хәтер" дигән төркемле дәресләр үткәрде, “Террорчылык төшенчәсе турында” дигән темага әңгәмә оештырды.
Шулай ук "Экстремизм – җәмгыятькә янау" дигән буклетлар өләшенде.