Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Римма Борисова һәм Ирина Грошева 19 яшүсмер өчен №62 нче янгын бүлегенә экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү торды.
Янгын бүлегенең музее буенча экскурсияне аның җитәкчесе – Гүзәл Әхмәтова үткәрде. Күргәзмә заллары аша балалар янгын чыгу сәбәпләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ут сүндерү алымнары һәм чаралары белән танышты.