Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3968 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 115 кешегә азрак.
Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга,Кама Аланы, һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1128, 987, 445, 347, 345 һәм 79 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.