Хисап атнасы барышында республика оешмалары 2867 эш урыны ачык дип белдерде

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 12 нче сентябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 209 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 407 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 559га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2867 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,33 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 429 кеше эшсез дип танылган, шуларның 389ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 30 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International