Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итә

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

“Маркетинговый визит” чаралар циклы кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре "Финанс-сәнәгать лизинг" ҖЧҖенә барды.

Очрашу барышында эш белән тәэмин итү хезмәтенә мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары өлешендә аңлатма бирелде. Предприятие вәкилләренә эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, "Россиядә эш" порталы белән файдалану мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Шулай ук, эшкә урнаштыру, мөмкинлекләре чикле затлар өчен эш урыннары булдыру мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International