"PROFF-навигатор" дигән проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Поручиковская гомуми белем мәктәбендә булды.
Профконсультант "Яңа вакыт - яңа һөнәр" дип исемләнгән чара үткәрде, әлеге чарада Зәй муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларыннан 8-9 сыйныф укучылары катнашты.
Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде.