"Изгелек" үзәге карамагындагылар өчен танып-белү чарасы оештырылды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Бүген Яр Чаллы "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә №1 китапханә-филиал белгечләре тарих сәгате үткәрде. Чара Бородино сугышы Көненә багышланган иде.

Слайд-презентация ярдәмендә китапханәче 1812 елгы Ватан сугышында сугыш хәрәкәтләре һәм аларның геройлары турында сөйләде.

Чара барышында Лермонтавның "Бородино", Г. Державин, Д. Давыдов, Д. Хвостовның шигырьләре яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International