“Наз” үзәге карамагындагылар спорт эстафетасында катнашты

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 6 нчы сентябрендә “Экстремизмга-Юк!” айлыгы кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Тормышта сәламәт яшәү дәверендә терроризм һәм экстремизмга каршы” исеме астында ярыш булып узды.

Тернәкләнүчеләр ике тигез өлешкә бүленеп, күңелле сынаулар узды: тупларны чиләккә салу, шарны кочаклап йөгерү, хоккей таягы һәм туп,кыршау белән йөгереп үзара көч сынаштылар.

Уздырылган әлеге чаралар өлкәннәребезнең яшәү активлыгын,  мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү сыйфатын арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International