Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Арбор авылында  яшәүче Галиева Фахирә Шәмсихәмәт кызына  7 сентябрь көнне 90 яшь тулды. 

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Чепья  авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, район үзәк хастәханәсенең баш табибы урынбасары Рәшит Шәфигуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International