Түбән Кама "Веста" үзәгендә сәламәтлек көне үткәрелде

2017 елның 8 сентябре, җомга

"Сәламәтлек баскычы" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Растяжка" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Чараның максаты – балаларның социаль тернәкләндерүен тизләтү.

Дәрес башында белгеч мускулларны йомшарту өчен күнегүләр күрсәтте, аннан соң балалар аны кабатлады. Шуннан соң аркага махсус күнегүләр башкарылды.

Оештыручы сүзләренчә, дәрес күңелле үтте, балалар биремнәрне бик теләп башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International