Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “ Экстремизмга” –Каршы!” -айлыгы кысаларында “Һәркем терроризмга каршы” исемле чара үткәрелде.
Тәрбияче Ләйлә Нурмахметова балаларга Бесландагы, Мәскәү метросында, аэропортында булган һәлак турында һәм илебездәге башка терроризм очраклары турында сөйләде. Һәркемгә уяу һәм игътибарлы булырга кирәклеген, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. Аннары балалар рәсемнәрендә буяу һәм карандашлар ярдәмендә көчләүгә һәм террорга каршы үзләренә мөнәсәбәтләрен чагылдырды.