Менделеевск мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтелде

2017 елның 8 сентябре, җомга

Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Эрудит-Селдом" өстәмә белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең белгечләре белән берлектә № 2 һәм № 3 гомуми белем бирү мәктәпләренә барды.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча Дәүләт хезмәте укучыларга һөнәри консультация рәвешендә күрсәтелде. 8-11 сыйныфның 75 укучысы тест узды. Укучылар һөнәри тест буенча нәтиҗәләр бәяләмәсе алды, һөнәр сайлау буенча белгечләрдән индивидуаль консультация алды.

Моннан тыш, яшүсмерләр хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында сораулар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International