Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 120 эш эзләүче килде

2017 елның 8 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре физик  мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен махсус үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чараның эшендә шәһәрнең 12 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулардан АКБО “СЯЧ “Булышлык”, ПАҖ “КАМАЗ Пресс-рам заводы”, ҖЧҖ “Сукояр Йолдызлыгы”, ҖЧҖ “Идел буе Полимер”, ПАҖ “КАМАЗ Логистик үзәге”, ҖЧҖ “СпецАвтоКам” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр барлыгы 174 буш эш урыны тәкъдим иттеләр: инженер-энергетик, хезмәтне саклау буенча инженер, конструктор, слесарь-ремонтчы, эретеп ябыштыручы, стропальщик, диспетчер, токарь, штамплаучы, механизатор, клиент хезмәте белгече, киоскер, урам себерүче, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һәм башкалар.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үткәрелү вакытына анда барлыгы 5600 буш эш урыны теркәлгән.

Ярминкәгә барлыгы 120 кеше килде, шуның 17сенә ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International