Балтач “Наз” үзәгендә хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды

2017 елның 8 сентябре, җомга

7 сентябрь көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директоры  Гөлнара Әхмәдиева чыгыш ясады. “Җылы йорт. Уңайлы ишегалды" дигән акция турында игълан итте.

 Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире Әнисә Хәйруллина социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде.

Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International