Чистайның 2 предприятиясе хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 1434,303 мең сумга кимеде. Әлеге сумманы Чистайның 2 предприятиясе түләде.

Шушы предприятияләр арасында “Джукетау” ҖЧҖ 240 хезмәткәренә 1376,643 мең сум һәм “Чистопольский элеватор” ҖЧҖ 5 хезмәткәренә 57,66 мең сум бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International