Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Терроризм - хәзерге заман дөньясының глобаль проблемасы" дигән темага әңгәмә узды.
Чарада тернәкләнү курсы узучы инвалид балалар катнашты. Алар белән әңгәмә экстремизм куркынычлыгы, шулай ук түземлек, үзара хөрмәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм очраклары булдырмау турында әңгәмә алып барылды.
Тәрбияче Илзирә Хәмидуллина сүзләренчә, балалар игътибар белән докладны тыңлады һәм кызыксынып әлеге тема буенча рәсем ясады.