Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле затларны эшкә урнаштыруда зур эш башкарып килә.
Әйтик, кичә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид-колясочник белән очрашу оештырды, аның барышында эшсез гражданинны яңадан теркәү үткәрелде.
Моннан тыш, барлык эшсез инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләрдән файдалану тәкъдим ителә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча Бызова 20а, 205 кабинетына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8555) 42-61-43, 41-07-00.